Яңа Әмзәдә СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

2024 елның 27 октябре, якшәмбе

Нурлат районы авылларында "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" дигән хәйрия концертлары тәмамланды.

Кичә Әмзә авыл җирлегендә дә концерт җылы, матур атмосферада узды. Якташларыбызга акча җыюга күп кенә кешеләр кушылды, башка шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүче якташларыбыз да ярдәм итте. Фойеда барлык кунакларны тәмле солдат боткасы, хуш исле чәй белән сыйладылар.  Яңа Әмзә мәдәният йортының тамаша залы төрле яшьтәге кешеләр белән тулы иде, авыл халкы һәр чыгышын алкышлар белән каршы алды. СВОда катнашучыларның гаиләләре чараның мәртәбәле кунаклары булды. Яңа Әмзә авыл җирлеге башлыгы Әнисә Сафиуллина аларга, шулай ук бүген хәрби хезмәттәге солдатларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырды.

Хәйрия концертында "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы һәм "Бригада Ух!" төркеме әгъзалары катнашты. "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зиннур Мотаһиров җирле фермерлар Алмаз һәм Флера Шәйдуллиннарга һәм Фәрит Әһлиуллинга хәйрия ярдәме өчен рәхмәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук концерттан җыелган барлык акчалар СВО катнашучылары өчен техник чаралар сатып алуга тотылачагын хәбәр итте.

Тулаем алганда, патриотик концерт кешеләрнең күңелләрендә мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек яшәвен һәм алар хәзер фронт линиясендә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларга ярдәмгә килергә әзер икәнлеген тагын бер кат исбатлады.

31 октябрьдә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" хәйрия концерты узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International