Якташыбызның «Уникс» концерт залында зур концерты узды.
Кичә 60лап нурлатлы якташыбыз район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концертына бардылар. Талантлы җырчы үзенең уникаль тавышы белән күп тыңлаучыларның йөрәген яулады инде. Концертта тамашачылар музыка дөньясына чумдылар, матур тавыштан ләззәтләнделәр һәм онытылмаслык тәэсирләр алдылар.
Сәхнәдә район башлыгы Дамир Ишкинеев барлык нурлатлылар исеменнән җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Сиринә Зәйнетдиновага Нурлат символикасы төшерелгән бүләкләр, шулай ук 80нән артык Нурлат сугышчысы хезмәт иткән 1233нче полк командирының "СВОга ярдәм иткән өчен" медален тапшырды. "Сиринә-Нурлат, районыбыз йолдызы. Без аның белән горурланабыз. Ул әле безнең Ватаныбызның, безнең Россиянең патриоты да", - диде Дамир Азат улы.
Сәхнәдә Нурлат якташлык җәмгыятенең Яр Чаллыдагы вәкиле Рузилә Гатина, сыйныфташлары һ. б. изге теләкләр белән чыгыш ясады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, делегациягә Казанга бару өчен район җитәкчелеге тарафыннан транспорт бирелде, моның өчен нурлатлылар район башлыгына рәхмәт белдерделәр