Александр Огонев якташларына район газетасына язылу бүләк итте

2024 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Огонев «Район газетасын – туган телдә» акциясендә катнашты.

Татарстанның атказанган юристы, ТР Югары Суды судьясы Александр Огонев якташларына һәрвакыт игътибар күрсәтә, чуваш халкының зур патриоты һәм туган теленә тугры кеше. Шушы көннәрдә «Нурлат – информ» үткәрә торган «Район газетасын -  туган телдә» акциясе кысаларында ул 2025 елның беренче яртыеллыгына якташларына бүләк итеп 17 данә чуаш телендә «Туслах» район газетасын яздырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International