Аденовирус инфекциясе турында нәрсә белергә кирәк

2024 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Аденовирус инфекциясе - башлыча өске сулыш юлларының лайлалы тышчасын, күзләрне, шулай ук лимфа системасын зарарлаучы вируслы йогышлы авыру.

Авыру ешрак һава-тамчы юлы белән йога, авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә вирус һавага эләгә, аннары йогышлы һаваны сулаганда кеше организмына үтеп керә. Контакт-көнкүреш юлы сирәгрәк очрый – авыру кеше белән тыгыз элемтәдә булганда яки кулларның гигиенасы җитмәгәндә. Соңгы юл балаларга хас.

Вирус организмга кергәннән алып беренче симптомнар барлыкка килгәнгә кадәр 1 көннән 2 атнага кадәр, әмма ешрак 5-8 көн уза.

Аденовирус инфекциясе клиник билгеләре төрлелеге белән аерылып тора. Авыру кискен рәвештә тән температурасы 38-39°С ка кадәр күтәрелүдән башлана. Авыру башланганнан соң 2-3 көн үткәч, күзләрдә авырту һәм мул итеп күз яшьләре ага башлый. Аз гына сүлпәнлек, гомуми хәлсезлек, аппетитның начараюы күзәтелә, баш авыртуы ихтимал, ә мускул һәм буын авыртулары сирәк була. Авыру катлаулануларга (отит, синусит, кайчакта вируслы һәм икенчел бактериаль инфекциянең ярашуы нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы) китерергә мөмкин.

Авыруны профилактикалауда специфик булмаган профилактикага зур роль бирелә:

җәмәгать урыннарына барганнан соң кулларны даими рәвештә сабын белән яхшылап юарга;

авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдән качарга, мәсәлән - төчкерәләр яки йөткерәләр;

кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булу вакытын кыскартырга, борынны һәм авызны саклый торган медицина битлеген кияргә һәм аны 3 сәгатьтән соң алмаштырырга;

бинаны даими җилләтергә, дымлы җыештыру үткәрергә;

составында С витамины булган продуктларны (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон һ. б.) мөмкин кадәр күбрәк кулланырга;

сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йокы туйдырырга, баланслы тукланырга һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә.

Авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International