Ул республика программасы буенча ремонтланган юлларның сыйфаты белән танышты. Әйтик, бу көннәрдә Нурлат шәһәренең шикәрчеләр бистәсендә урнашкан Маяковский урамында юл эшләре төгәлләнеп килә. Монда быел 364 метр юлга капиталь ремонт ясалган. Шәһәрнең үзәк өлешендә Мичурин урамында да 256 метр озынлыгында яңа асфальт-бетон өслек барлыкка килде, нефтьчеләр микрорайонында Мир урамында 768 метр озынлыкта асфальт җәелде