Биредә эшләр Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы линиясе буенча алып барыла.
"Хәзерге вакытта объектта эшләр 90 процентка үтәлгән. Финиш сызыгына чыктык", - диде подряд оешмасы җитәкчесе Илнур Сәлахов.
Монда тәрәзәләр, ишекләр, идәннәр яңартылган... Шушы көннәрдә боз катыру белән шөгыльләнәчәкләр. Спорт мәктәбе директоры Александр Елагин билгеләп үткәнчә, арена 100 процентка әзер.
"Эшләрнең сыйфаты югары. Капиталь ремонттан соң спорт мәктәбе ачылу-хоккей белән мавыгучылар өчен зур шатлык. Ноябрьдә боз сараебызны тантаналы рәвештә ачарбыз дип уйлыйм", - дип билгеләп үтте Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.
Аннары Дамир Ишкинеев 8нче мәктәпнең төзелеп килүче спорт залында булды. Район Башлыгы сүзләренә караганда, әлеге объект мәктәп укучыларына да, тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләргә дә бик кирәк.