Быел 85 яшь тулуын билгеләп үтүче авылдашларына «Дуслык» газетасына язылу бүләк иттеләр.
Нурлат районында район Башлыгы Дамир Ишкинеев башлап җибәргән «Дуслык», «Туслах» газеталарына язылу кампаниясе кысаларында акция дәвам итә. Шушы көннәрдә акциягә Биккол авыл җирлеге Башкарма комитетында да кушылдылар. авылның хөрмәтле кешеләре Вәзир Закировка, Гамбәр Шәрәповага, Мөзәянә Шаһиевага һәм Рабига Сөләймановага «Дуслык» газетасына язылу бүләк иттеләр.