Контакт үзәгенә гражданнардан хәбәрләр килә, үзләрен "Татэнергосбыт" оешмасы хезмәткәрләре булып таныштыручы билгесез затлар шалтырата һәм шәхси документлар (паспорт, ИНН, СНИЛС) турында мәгълүмат сорый, яисә пенсия яшендәге өлкән кешеләргә исәпләү приборларын алыштырганда белешмәләрне ташламалар бирү өчен яисә төгәлләштерү максатында мобиль җайланмаларына хәбәр рәвешендә кергән кодны әйтергә сорый.
Халыкның мәгълүматлылыгын арттыру, шулай ук кирәкмәгән нәтиҗәләрне бетерү максатларында "Татэнергосбыт" оешмасы льготалар бирми, документлар турында белешмәләр җыя алмый һәм шәхси белешмәләр соратып алмый, дип кисәтәбез.