Нурлатлыларны «Кабак – бакча кояшы» район фестивалендә катнашырга чакыралар

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Фестиваль 1 ноябрьдә Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Анда теләгән һәркем катнаша ала.

"Кабак – бакча кояшы” V район иҗат фестивале түбәндәге номинацияләр буенча узачак: “Кабак – бакча патшабикәсе” зур кабак күргәзмәсе, «Нурлат кабагы» гастрономия күргәзмәсе, «Кабак модасы» тематик костюмнар дефилесы.

Катнашуга гаризаларны 2024 елның 28 октябренә кадәр Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреслар буенча җибәрергә кирәк.

Фестивальнең оештыручысы: Нурлат муниципаль районының «Мәдәният  үсеше үзәге» МБУ.

Фестиваль йомгаклары буенча җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Төп бүләкне «Кабак – бакча патшабикәсе» номинациясендә катнашучы алачак, иң зур кабак билгеләнәчәк.

Фестиваль 14.00 сәгатьтә башлана.

Фото - "Нурлат-информ" архивыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International