Нурлатта наркотикларга каршы комиссия утырышы узды

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Наркотикларга каршы комиссия утырышында сорауларны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә карадылар.

Комиссия секретаре, Нурлат шәһәре Советы эшләре белән идарә итүче Александр Ханеня комиссиянең алдагы утырышы беркетмәсенең үтәлеше турында хәбәр итте.

Нурлат аграр техникумында психоактив һәм наркотиклар куллануны профилактикалау буенча башкарыла торган эшләр турында мәгариф учреждениесе директоры Алевтина Граф хисап тотты.

Нурлат үзәк район хастаханәсе табиб-наркологы Семен Федотов наркомания белән авыручыларның медицина һәм социаль тернәкләнүләрен оештыру турында сөйләде.

Монда ук «Мәк-2024» ведомствоара оператив-профилактик операциясе нәтиҗәләре белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге полиция начальнигы Гомәр Минһаҗев таныштырды.

Утырышка район Башлыгы йомгак ясады. Дамир Ишкинеев ассызыклаганча, бу юнәлештә актив профилактик эшне мәктәп яшендәге балалар белән алып барырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International