Татарстан Рәисе Указы нигезендә законлылыкны ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга керткән аерым өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Югары Суды судьясы Огонев Александр Сергеевич «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.
Огонев Александр Сергеевич Нурлат районының Ялаур авылында туган. Ул Кече Ватаны үсешенә зур өлеш кертә. Билбаулы чуаш көрәше буенча турнирны оештыручы булып тора, ул күп еллар Нурлат районында уздырыла һәм яшьләрдә зур кызыксыну уята.
Татарстан Республикасының атказанган юристы Александр Сергеевич үзенең хәйрия эшчәнлеге белән дә якташларында зур ихтирам уята. Мәсәлән, Ялаур авылында нигездә аның акчасына Раштуа храмы төзелгән.