Беренче 4 этаплы җыен Богдашкино авыл җирлегендә чәршәмбе көнне, 16 октябрьдә узды.
Биредә халык, авыл мәдәният йорты каршына җыелып, киләсе елда үзара салым программасында катнашу турында үз фикерләрен белдергән, башкарыласы эш төрләрен билгеләгән.
- Җыен сайлау хокукына ия халыкның яртысыннан артыграгы катнашса гына узган дип санала. Халык киләсе елда да 1 әр мең сумнан җыярга дип тавыш бирде, ә киләсе елда программа кысаларында акчаны юллар салу, суүткәрү системасы һәм урам утларына юнәлтергә булдык, – ди Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова, 2024 елга билгеләнгән эшләр тулысынча башкарылуын билгеләп.
Тулаем район буенча халыктан үзара салым программасы кысаларында җыелган һәм республика бюджетыннан кергән акчалар хисабына планлаштырылган эшләр азагына якынлашып килә. Быел авыл халкы 18 миллион сумнан артык акча җыйган булган, бу бер кешегә 1216 сум. Республикадан 27 млн 615 мең сумнан артык финанслау кайткан.
Узган елдагы кебек үк, үзара салым программасы кысаларында башкарыла торган эш төрләреннән авыл эчендәге юлларны ремонтлау һәм карап тоту иң популярлары булып кала бирә. Быел юл эшләре 24 авыл җирлегендә башкарылган, гомуми озынлыгы 11 километрдан артык булган юллар төзелгән, 4 авыл җирлегендә күпер корылмалары ремонтланган.
Үзара салым программасы кысаларында шулай ук су чыганакларын норматив хәлгә китерү, урам яктырткычларын ремонтлау һәм карап тоту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмәгать урыннарын, зиратларны төзекләндерү һ. б. эшләр башкарылган.
-Урта Камышлы авыл җирлегендә, мәсәлән, быел да төп игътибарны авыл юллары төзүгә бирделәр.
– Урта Камышлы, Абляскино, Чияле Алан, Кече Камышлыда барысы 960 метр юл салынды,-ди авыл җирлеге башкарма комитетының 1 категорияле белгече Людмила Тимофеева.
2014 елдан гамәлдә булган үзара салым программасы авыл халкына төрле эшләргә, шул исәптән балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә ял итү өчен парклар һәм мәйданчыклар төзекләндерүгә дә кыю алынырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Бикүледә быел да авыл үзәгендә урнашкан паркта эшләрне дәвам иттергәннәр.
– Быел су үткәрдек, ә уртада зур булмаган фонтан ясадык. Аны көз көне генә урнаштырдык, ләкин аяз көннәрдә авыл халкы аңа сокланып карарга өлгерде инде. Үзара салым акчаларының бер өлешен янәшәдә спорт мәйданчыгы төзүгә тотачакбыз. Бу шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча конкурста җиңгән өчен бирелгән грант акчалары хисабына да эшләнәчәк, – диде Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова.
Алсу Минһадый кызы авылның парк комплексын төзекләндерү, аңа яңа архитектура формалары өстәү планнары белән уртаклашты. Үзара салым программасы гамәлдә булганда, аның мөмкинлекләреннән файдаланырга өлгерергә кирәк, дип саный ул. Халыкның инициативасы һәм активлыгы гына булсын иде.