Дамир Ишкинеев нурлатлыларны Әтиләр көне белән котлады

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле нурлатлылар! Барыгызны да Әтиләр көне белән котлыйм!

Әти булу - һәр ир-атның иң югары максаты. Гаиләдә әти элек-электән яклаучы, акыллы киңәшче, төп таяныч, балалар өчен үрнәк, өлкән буын өчен ышанычлы ярдәм. Безнең ата – бабаларыбыз сугыш кырларында Ватанны сакладылар, тынычлык урнаштырдылар һәм илебезнең һәм гаиләләребезнең киләчәге өчен тырыштылар.

Бу көнне аерым рәхмәт сүзләре – хәзер махсус хәрби операциядә катнашкан, бүген гаиләләреннән еракта булган ир-атларга. Аларның балалары хаклы рәвештә әтиләре белән горурлана ала!

Хөрмәтле ирләр, кадерле әтиләр! Сезгә һәм сезнең ышанычлы тылыгызга – гаиләләрегезгә иминлек һәм игелек телим! Сез – таяныч та, горурлык та, көч тә, яклаучы да! Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!

Әти – гаиләсенең ышанычлы яклаучысы һәм таянычы, балалар өчен батырлык, җаваплылык, тырышлык үрнәге. Әтиләрегезне хөрмәт итеп, яратып яшәгез!

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International