Тамашачылар өчен Заречный клубы фойесында махсус хәрби операция башланганнан бирле сугышчыларга ярдәм күрсәтүче җирле волонтерлар күргәзмәсе җәелдерелде.
"Монда чәйләр, коры ашлар, госпиталь өчен мендәрләр, балаклавалар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителде. Клуб каршында түгәрәк эшли, аның әгъзалары сугышчылар өчен йон оекбашлар бәйлиләр. Киләсе гуманитар йөк җибәрүгә якынча 160 пар әзерләнде", - дип билгеләп үтте клуб мөдире Валентина Насыйбуллина.
Тамашачылар алдында районның сәхнә осталары чыгыш ясады, шулай ук концертта Яңа Тумба, Красномайский, Чуваш Тимерлеге, Сосновка, Ялаур, Торнаяз һәм Заречный авылларын берләштергән Заречный үзешчәннәре дә катнашты.