Нурлатта “Гаилә командасы" спорт фестивале узды

2024 елның 19 октябре, шимбә

Гаилә елына багышланган спорт ярышлары «Тулпар» спорт сарае базасында «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Нурлат бүлекчәсе җитәкчелеге астында узды.

Мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләреннән тугыз гаилә командасы вәкилләрен Фестивальне ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова сәламләде.

"Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәрвакыт популяр булды. Әниләр, әтиләр, туганнар һәм якыннарыбызның үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, спорт ярышларында катнашырга вакыт табуы бүген икеләтә күңелле. Нурлат районы җитәкчелеге исеменнән әтиләрне якынлашып килүче бәйрәм-Әтиләр көне белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет телим, гаиләләрегез өчен һәрвакыт терәк булып калыгыз. Ә командаларга-уңышлар!"- диде Ольга Владимировна.

”Бу фестиваль сезнең өчен сынау гына түгел, яктылык һәм шатлык белән тулы бәйрәм дә булсын”, – дип теләде фестивальдә катнашучыларга “Алдынгылар хәрәкәте"нең Нурлат районындагы җирле бүлекчәсе рәисе.

 

Ярышлар биш дисциплина буенча үтте: тупны кәрзингә ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү, йөгерү, бәреп чыгару уены.

Беренче урынны Киричок («Ледок» спорт мәктәбе), икенче урынны Гатиннар (1нче мәктәп), өченче урынны Айсиннар (Нурлат гимназиясе) командалары яулады.

Җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылардан һәм район Башкарма комитетыннан дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Җиңүче гаиләгә «Алдынгылар хәрәкәте»ннән кубок тапшырдылар. Калган командаларга да бүләкләр тапшырылды.

Фестиваль истәлеккә уртак фоторәсемгә белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International