Анда гаиләләр милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсендә катнашачак, "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!" этабында үз шәҗәрәләрен тәкъдим итәчәк. Муниципаль, зона һәм республика этапларында җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.
Фестивальнең муниципаль этабы программасына 2 блок керә:
1) әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе.
2) "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!"- шәҗәрә презентациясе белән якты концерт номерын үз эченә алган команданың визит карточкасы.
ПРИЗ ФОНДЫ:
Муниципаль этапта җиңүчеләр (1, 2, 3 урыннар) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:
50000 (илле мең ) сум-1 урын өчен
40000 (кырык мең) сум - 2 урын өчен
3 урын өчен 30000 (утыз мең) сум
Зона этабында җиңүчеләр (1, 2, 3 урыннар) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:
1 урын өчен 100000 (йөз мең ) сум
80000 (сиксән мең) сум - 2 урын өчен
60000 (алтмыш мең) сум - 3 урын өчен
Республика этабында җиңүчеләр (1, 2, 3 урыннар) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәләр:
500000 (биш йөз мең) сум-1 урын өчен
400000 (дүрт йөз мең) сум - 2 урын өчен
3 урын өчен 300000 (өч йөз мең) сум
«Хезмәт династиясе» номинациясе 200000 (ике йөз мең) сум
«Гаилә традицияләренә ярдәм» номинациясе 200000 (ике йөз мең) сум
«Тынычлык гаиләсе» номинациясе 200000 (ике йөз мең) сум
«Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясе 200000 (ике йөз мең) сум
Фестиваль турында мәгълүмат, үткәрү сроклары, катнашучыларга таләпләр, катнашуга гариза формасы һәм анкеталар ТР Дәүләт архивының рәсми сайтында урнаштырылган.
Гаризаларны һәм документлар пакетын 2024 елның 31 октябренә кадәр муниципаль архивка түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Liliya.Andarova@tatar.ru тел. 8/84345/2-07-12.