Нурлатта «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәсенең ХХХVI конференциясе узды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бердәмроссиялеләр сайлау кампаниясенә нәтиҗә ясадылар һәм җирле политсоветның яңа составын сайладылар.

Бүген Нурлатта Татарстан төбәк бүлегенең Нурлат җирле бүлегенең ХХХVI конференциясенең икенче этабы узды

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе. Концеренция эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов катнашты.

Конференциядә делегатлар ике мәсьәләне карады. Депутатларны сайлауда катнашу буенча Нурлат җирле бүлегенең сайлау кампаниясе йомгаклары турында.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җирле бүлекчә секретаре Дамир Ишкинеев чыгыш ясады. Дамир Азат улы билгеләп үткәнчә, районда бердәмроссиялеләр тарафыннан сайлау кампаниясен сыйфатлы итеп уздыру буенча киң күләмле, нәтиҗәле эш башкарылган. Нәтиҗәдә, Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участокларына шәһәр халкының 81,48%ы һәм авыл халкының 91,42%ы килгщн. «Бердәм Россия»дән кандидатлар исемлеге өчен шәһәр сайлаучыларының 82%ы һәм район сайлаучыларының 87,99%ы тавыш биргән. 40нчы Нурлат бер мандатлы округы буенча күрсәтелгән кандидат Яһудин Шамил Габделхәй улы да лаеклы җиңү яулады, сайлауда катнашкан сайлаучылар саныннан шәһәр буенча 89,73% һәм район буенча 89,25% тавыш җыйды.

"Шуның белән, сайлау алдыннан төбәк бүлекчәсе безнең алда куйган төп бурыч – беренчел тавыш бирү барышында хуплау тапкан тәҗрибәле профессионалларны һәм республика патриотларын Дәүләт Советына җибәрү – үтәлде!"- диде Дамир Азат улы.

Аннары конференция делегатлары Нурлат җирле бүлегенең җирле сәяси советы составын ротацияләү мәсьәләсен карадылар. Сәяси советның яңа составына район Башлыгы урынбасары Иван Захаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова һәм «Гармония «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Рәзинә Хисаметдинова сайланды.

Конференция партия билетлары тапшыру һәм партия активистларын, юбилярларны бүләкләү белән тәмамланды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International