Нурлатта мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр сафларына кушылды

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә тантаналы шартларда Нурлатның «Әкият» балалар бакчасының 2нче номерлы әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрне «Алдынгылар хәрәкәте» берләшмәсенә кабул иттеләр.

"Алдынгылар хәрәкәте" - ул гаҗәеп дөньяга ачышлар һәм кызыклы кешеләр белән очрашулар, дуслык һәм иҗат, белем һәм җиңүләргә ирешү. Балалар, ата-аналар һәм педагоглар, уртак хезмәт белән һәртөрле югарылыкка ирешергә, һәрнәрсәдә беренче булырга, игелекле эшләр башкарып, активлык һәм инициатива күрсәтергә әзер фикердәшләр командасы булу өчен, «Алдынгылар хәрәкәте»нә кушылырга карар кылды!

«Алдынгы» ларга багышлау тантанасы балалар өчен дулкынландыргыч, истә калырлык вакыйга булды. Нурлат муниципаль районында хәрәкәт кураторы Алия Вәлиуллина балалар бакчасы базасында «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренчел бүлеген ачты. «Алдынгылар хәрәкәте»нең өлкән кураторлары, шәһәрнең 4нче мәктәбе укучылары хәрәкәттә катнашучы яшьләргә тантаналы рәвештә галстуклар бәйләделәр. Балалар бакчасы мөдире Чәчәк Газизова балаларны чын патриот булырга, үз антына тугры булырга, Ватаныбызның кадерен белергә, аны данлап, горурланып яшәргә өндәде.

Россиядә балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссиякүләм иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте үсә һәм киңәя. Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте турындагы канун безнең ил Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан 2022 елда имзаланды. Хәрәкәт сафларына көн саен яңа катнашучылар җәлеп ителә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International