Бүгеннән Нурлат шәһәрендә «Татнефть» оешмасы грантлары конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылган өч яңа җиһазландырылган уен һәм спорт мәйданчыгы эшли башлады.
Сембер урамындагы "Хушыгыз, гаджетлар” спорт мәйданчыгында балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен тренажерлар урнаштыру төгәлләнде.
Югары Нурлатта балалар өчен комплекслы җиһазлар, ял итү өчен эскәмияләр куелды.
Түбән Нурлатта яшәүчеләр өчен таган, карусельләр, эскәмияләр куйдылар. Болар барысы да «Татнефть» оешмасы грантлары конкурсында җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды.
"Җиһаз сакчыл мөнәсәбәттә озак хезмәт итәр дип өметләнәбез".
Киләчәктә дә Нурлат шәһәре микрорайоннарын төзекләндерү өчен грантлар алуга конкурсларда катнашырга планлаштырабыз.