Епископ Пахомий барлык православие динен тотучыларны Изге бәйрәм белән котлый

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

Сезне чын күңелдән Изге бәйрәм  белән котлыйм!

"Әй раббыбыз безне һәртөрле явызлыктан сакла!",- дигән сүзләр белән бүген дин тотучылар Изге анага мөрәҗәгать итәләр.

Һәм моннан күп гасырлар элек Константинопольдә булган вакыйгаларны искә төшерәләр. Шулчак Изге Ана шәһәр халкын бәладән саклап калган.

 

Бөтен йөрәгебез белән кайгырту һәм юаныч тоябыз, аны иман һәм мәхәббәт белән саф дога кылучы һәркем ала. Илебезнең, төбәгебезнең тарихы Изге ананың кешелеккә булган бөек Ана мәхәббәте турында сөйли.

Мәрьям ананы хөрмәт итүчеләр күңелләренә бу көнне кичергән шатлык тулып торсын. Изге Мәрьям Ананың догалары белән Ходай һәрберебезне барлык бәла-казалардан якласын һәм Ватаныбызны барлык бәла-казалардан сакласын.

 

Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International