Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Газпром теплоэнерго Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илдар Фаат улы Галимов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Югары бүләкне аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
Илдар Фаат улы тумышы белән Нурлаттан, туган ягына әти-әнисе хәлен белергә еш кайта. Ул якташларының язмышына битараф түгел. Мәсәлән, күптән түгел нурлатлылар Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы – Нурлат районы мәдәнияте көне кысаларында оештырылган чарада бик шатланып белән катнашкан. Ә бүген ул «Нурлат-информ» үткәрә торган «Өйдән хәбәрләр» акциясендә катнашты һәм 2025 елның беренче яртыеллыгына махсус операциядә катнашучы якташларыбыз өчен 16 данә районның «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасын яздырды. Район газетасы СВО уздырылу зонасына Нурлаттан гуманитар йөк белән бергә җибәреләчәк.