Иске Чаллы мәктәбе укучылары якташлары өчен файдалы үләннәр әзерлиләр

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

"Травница-здравница” волонтерлар төркеме әгъзалары җәйге каникуллар дәвамында дару үләннәре киптергән, яфраклар җыеп, алардан чәйләр әзерләгән, сугышчылар өчен алма киптергәннәр. Бу эшкә алар сыйныф җитәкчесе Любовь Живодерова инициативасы белән кушылганнар.

- Ватанны саклаучыларга бүген бер дә җиңел түгел. Безнең һәрберебез аларга ярдәм итәргә, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тели. Мин укучыларга һәм әти – әниләргә шундый тәкъдим белән чыктым, алар мине хупладылар, һәм яздан без даими рәвештә дару үләннәре җыя башладык, - ди Любовь Аркадьевна.

Бу башлангычта аларга читтән киңәш эзләргә туры килмәгән, Любовь Аркадьевна инде 10 елдан артык шифалы үләннәр җыю һәм хәзерләү белән шөгыльләнә. Моның белән ул мәрхүм каенатасы үрнәгендә керешеп киткән булган ул.

- Даруларны ул гомеренең соңгы елларында гына сатып ала башлады, моңа кадәр һәрвакыт шифалы үләннәр белән дәваланды. Нарат-иң көчле антибиотик, ул күпме авырулардан дәвалый ала, ди торган иде ул. Ул бит мине кыш көне кура җиләге сабагыннан төнәтмә, сары мәтрүәкә мае әзерләргә өйрәтте. Кыскасы, мин аннан күп кенә үсемлекләрнең серләрен өйрәнеп калдым. Болыннарга, урманнарга йөрим, аларны җыям, яфраклардан ферментацияләнгән чәйләр ясыйм. Махсус хәрби операция башлангач, аларны якташларыбызга да җибәрә башладым, - дип дәвам итте Любовь Аркадьевна.

Бу изге эшкә аның укучылары кушылгач, эш күләме дә сизелерлек арткан. Җәй айларында аның сыйныфыннан 4 малай һәм 10 кыз мәктәп бакчасында бергәләп карлыган, кура җиләге, чия, алмагач яфракларын, календула, чамбыр, мәтрүшкә һәм башка файдалы үләннәр җыеп киптергән. Алма өлгергәч, аларны юганнар, киптергәннәр һәм, үзләре әйтмешли, «җиңү өчен алмалар» әзерләгәннәр. Уку елы башлану белән әзер үләннәрне һәм чәйләрне тартмаларга тутырып куйганнар. Якын арада аларны Нурлаттагы волонтерлык хәрәкәте әгъзаларына илтеп тапшырырга ниятлиләр.

Бүгенге көндә сыйныфның һәр укучысы бу үләннәрдә күпме шифалы матдәләр барлыгын яхшы белә. Чөнки эш арасында укытучы аларга үсемлекләрнең файдалы үзлекләре турында сөйләргә, үз тәҗрибәсе белән уртаклашырга өлгерә.

- Кем әйтмешли, дару үләне булмаган үсемлек юк. Үләннәр дәвалый алмый торган авыру юк. Без балалар җыйган туган як үләннәренең солдатларыбызга шифа китерсен дигән теләктә без, - ди Любовь Живодерова. - Балалар да кул кушырып утырмыйлар, файдалы эш белән шөгыльләнәләр, илебезнең чын патриотлары булып үсәләр. Киләчәктә бергәләп өй токмачы әзерләргә, ферментланган чәйләрне пакетларга тутыра башларга ниятлибез. Безнең авыл кешеләре сугышчыларга төрлечә булышырга тырыша: бергәләп госпитальләргә мендәрләр әзерлибез, акчалата ярдәм җыябыз, эчке киемнәр тегүчеләр дә бар... Чөнки болар барысы да җиңү хакына эшләнә, һәм бүген игелекле эшкә кушылу - һәрберебезнең изге бурычы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International