Актив озын гомер һәм сәламәтлек үзәге активистлары тарафыннан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә оештырылган хәйрия акциясендә 63 мең сумнан артыграк акча җыелган

2024 елның 13 октябре, якшәмбе

Шәһәр халкының нәкъ менә аларны эзләп килүенең сәбәбе гади-хәйрия ярминкәсендә җыелган барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә, төгәлрәге, тактик носилкалар һәм бәйләвечләр тегү өчен кирәкле материаллар сатып алуга китәчәк. Анда һәркем катнаша ала иде-сатуга үз бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, өй әзерләнмәләрен яки кул эшләре алып килергә кирәк иде. Нурлатлы Екатерина Пилясова да чарадан читтә кала алмаган.

- Өй токмачы кистем, бакчадан сырганак җыйдым. Хәйрия ярминкәсе булачагы турында мин социаль челтәрләрдә белдем, уртак изге эшкә үз өлешемне кертәсем килде, - ди ул.

Кайберәүләр кышка хәзерләнгән банкаларын тота килгән, кемдер күпьеллык чәчәк суганчаларын сатуга куйган, кул эшләрен китерүчеләр дә күп булды... Прилавкада ук урнаштырылган акчалата иганәләр өчен үтә күренмәле тартма күз алдында диярлек тула бара. Ярминкәгә килүчеләрнең күбесе көмеш волонтерлар янында туктап һәм алар әзерләгән тактик әйберләр белән кызыксына.

- Махсус операция зонасында тактик носилкалар һәм бәйләвечләр бик кирәк, - диде үзәк җитәкчесе Анжела Закирова. - Шуңа күрә без тегү эшләрен дәвам итәчәкбез. Әмма моның өчен материаллар кирәк, ә алар шактый кыйммәт һәм үзебез җыйган акчалар гына җитми. Бүгенге хәйрия акциясенең максаты-акча җыю гына түгел, ә халыкка безнең нәрсә белән шөгыльләнүебезне күрсәтү, аларның игътибарын җәлеп итү. Алар, безнең нинди кирәкле эш башкаруыбызны күреп, шулай ук игелекле эшкә кушылсыннар иде.

Тамчыдан күл җыела, ди халык. Чыннан да, нәкъ шулай. Ярминкәдә бер-ике сәгать эчендә 63 мең сумнан артык акча җыя алганнар. Бу акчага волонтерлар эластик бинтларга, кайчы һәм җепләргә заказ да бирергә өлгергәннәр инде. Калган сатылмаган продукцияне Үзәк әгъзалары «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлык хәрәкәтенә тапшырганнар, оста хуҗабикәләр аларны сугышчыларга ризык әзерләү өчен кулланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International