Әлеге концертлар кысаларында җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлдереләчәк.
Чираттагы хәйрия концерты Ярәп авылы клубында узды.
"Клуб фойесында Аксумла авылы волонтерлары ясый торган окоп шәмнәре күргәзмәсе күрсәтелде. Концертта СВО катнашучысы, безнең авылда яшәүче Илья һәм аның әнисе Юлия Тимофеевна мәртәбәле кунаклар булдылар", - дип сөйләде Ярәп авылы клубы мөдире Регина Ермилова.
Тамашачылар алдында район сәхнә осталары, «Шапчак» вокаль коллективы чыгыш ясады, балалар башкаруында да музыкаль номерлар яңгырады. Бөтен концерт ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт белән сугарылган иде.