Бу атнада тәгәрмәчле флюорография үз эшен . Югары Нурлат микрорайоннан башлады.
Югары Нурлатта яшәүче Румия Яруллина үз сәламәтлегең турында барысын да белү өчен флюорографик тикшеренү узарга кирәк, дип саный. Агымдагы елда да ул бу мөһим медицина тикшерүен “өйдә” узган, тәгәрмәчле флюорография җирле фельдшер-акушерлык пункты янына туктады.
- Флюорографияне мин ел саен узам һәм моның өчен безгә поликлиникага барырга кирәкмәве бик яхшы. Безгә, өлкәннәргә, бу арада якын түгел бит. Хәзер менә грипптан прививка ясатырга да керәм әле, – дип уртаклашты микрорайонда яшәүче 74 яшьлек ханым, рентген җиһазлары урнаштырылган махсус автобустан төшеп, ФАПка юл тотканда.
– Районга флюорограф киләчәге һәм график буенча безнең микрорайонга киләчәге турында хәбәр иткәч, без югары нурлатлыларны телефоннан чакыра башладык, бу хакта үз төркемебездә дә мессенджерларның берсендә яздык, шулай ук мәчетнең тавыш көчәйткеченнән хәбәр итүләрен сорадык, бу төркемдә теркәлмәгәннәр өчен, – диде ФАП мөдире - шәфкать туташы Ралия Төхвәтуллина.. - Мондый автобус килүе бик уңайлы. Флюорография үтмәгән өлкәннәр монда тикшерелә. Ел саен шул рәвешле бездә 100 гә якын кеше флюорография уза.
Флюорографның Югары Нурлатка килүенә пенсионер Асия Сираҗева да бик шат. - Былтыр да биредә флюорография үттем. Диспансерлаштыруга дә киләм, бик уңайлы, - дип уртаклашты ул.
Гомумән алганда, агымдагы елда 16 987 нурлатлыга флюорографик тикшерү үткәреләчәк, шул исәптән күчмә флюорограф план буенча 1469 кешене колачларга тиеш.
- Гыйнвар-октябрь айларындагы план 68 проценттан артыгракка үтәлде, - диде Нурлат үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире-табиб-инфекционист Нәфис Гыйльфанов, район авылларында күчмә флюорографның 23 октябрьгә кадәр эшләвен искәртеп.