Нурлатлылар Казандагы чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша

2024 елның 12 октябре, шимбә

Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, традиция буенча, үз продукцияләрен «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә тәкъдим итә.

Бүген Татарстан башкаласында сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, анда нурлатлылар да актив катнаша. Бәйрәм алды ярминкәсенә авыл халкы Нурлат җирендә үстерелгән продукцияне алып килде. Болар-ит, сөт продукциясе, яшелчәләр, кайнатмалар, бал, гөмбә һәм башкалар. Иртәдән бирле сәүдә бик кызу бара. Теләүчеләрне кайнар чәй белән сыйлыйлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International