Нурлатның «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танып-белү чарасында кунакта булдылар.
Бүген Нурлат шәһәренең «Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Кара туганнар» исемле танып белү чарасы узды. Ул «Минем арттан бар» наркотикларга каршы проекты кысаларында оештырылган иде. «Грани» мәдәни-ял үзәге әлеге проект белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең «Сәламәт буын - көчле ил!» мәдәни-ял тибындагы учреждениеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган наркотикларга каршы яшьләр инновацион проектларының республика конкурсында катнаша.
Чарада «Шатлык» балалар бакчасына йөрүче балалар катнашты. Танып-белү дәресләре вакытында алар начар гадәтләр, тәмәке тарту һәм алкоголь куллануның зыяны турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балаларга наркотиклар, алкоголь куллануның куркынычлыгы, аларның сәламәтлеккә зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләделәр, шулай ук файдалы һәм начар гадәтләрне аера белергә өйрәттеләр.
Боларның барысын да балаларга аңлаешлы телдә сөйләделәр: алар мультфильм карадылар, психолог белән уеннар уйнадылар, аннары районыбызның яшь һәм инде танылган спортчысы Сабина Бәширова белән очраштылар. Сабина Нурлат шәһәренең 8 нче мәктәбендә укый һәм 1 нче сыйныфтан чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Ул - район, төбәкара, республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче. Соңгы ике елда ул үзе өчен яңа спорт төрен үзләштерде - Чаллы шәһәренең тәҗрибәле тренеры җитәкчелегендә биатлон белән шөгыльләнә. Уңышлары да бар. Сабина күптән түгел Татарстан җыелма командасы составында Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашты.
Яшь спортчы кыз нәниләргә үзенең мавыгуы турында сөйләде, балалар аның медальләрен кызыксынып карадылар. Сабина үзе әйтмешли, аның инде 150 дән артык медале бар икән. Яшь спортчының спорт киемнәре, кубоклары, фотосурәтләре, костюмнары балаларда зур кызыксыну уятты. Ахырда ул балалар өчен зарядка үткәрде.
"Безнең бурыч - балаларда сәламәт яшәү рәвеше һәм никотин һәм алкогольнең зыяны турында күзаллау формалаштыру. Безнең дәресебез барып чыкты дип уйлыйм. Әлеге проект кысаларында урта һәм өлкән сыйныф укучылары белән тагын ике чара үткәрергә планлаштырабыз”, - дип билгеләп үтте “Грани” мәдәни – ял үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.