«Автоматлаштырылган куркынычсызлык системалары» оешмасы генераль директоры Андрей Сидимиров «Район газетасын – туган телдә» акциясендә катнашты.
Нурлат районында 2025 елга газетага язылу кампаниясе темпы арта бара. Андрей Сидимиров акциядә катнашырга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә подписка бүләк итәргә теләк белдерде һәм 10 данә район газетасына язылды. Әйтик, ул якташларыбызга 3 шәр «Дуслык» һәм «Дружба», 4 данә «Туслах»ны яздырып бүләк итте.