Шуңа да объектның ачылу тантанасы авыл халкы өчен генә түгел, бөтен район күләмендә зур бәйрәм булып узды. Тантанада катнашкан райбашкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Әхмәтшин, республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов, республика баш санитар табибы Марина Патяшина клубның авыл халкына озак хезмәт итүен теләделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Һәм менә иң күңелле мизгелләр - символик тасманы кисү белән яңа объект беренче кунакларын кабул итә.
- Рәхим итегез! - дип елмаеп каршы ала зур сәхнәле тамашачылар залында аларны клуб мөдире Зөлфия Закирова. Якты төсләр, искиткеч иркен зал – биредә иң дәрәҗәле кунакларны да каршы алып, яшьләр, авыл халкы өчен теләсә нинди чараны иркенләп үткәреп булачак. Гаҗәеп зур спорт залы исә авыл кешеләрен генә түгел, шәһәрлеләрне дә кызыктырырлык! Монысына авыл яшьләре аеруча шат, димәк, көннең теләсә кайсы вакытында рәхәтләнеп волейбол, футбол, теннис уйнарга мөмкинлек булачак. Шулай да барыннан да бигрәк башлангыч мәктәп укучылары сөенә. Чөнки иске мәктәпнең спорт залы авыл клубы ролен үтәгәнлектән, физкультура дәресләрен мәктәп коридорында үткәрергә туры килә иде бит.
- Балаларыбыз рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнәчәкләр. Аннан яңа бинада балалар өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган, шунысы яхшы, - дип сөенечен уртаклаша 1нче сыйныф укучысы Рәзиләнең әнисе Илһамия Сөнгатуллина. Быел Биккол мәктәбендә ике сыйныфта 5(?) бала белем ала, алар өчен бинада ике иркен бүлмәне бүлеп биргәннәр. Яңа объектка Гакыйль Сәгыйров музее да күченгән. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган һәм авыл тарихыннан тупланган экспонатлар биредә дә кадерләп сакланачак, димәк.
Чираттагы кабинетта фельдшер-акушерлык пункты урын алган. Авыл фельдшеры Миннур Сафиуллина биредә беренче пациентларын да кабул итәргә өлгергән инде.
- Бинабыз гына түгел, җиһазларыбыз да яңа. Авыл халкына заманча җиһазлар белән хезмәт күрсәтүе дә рәхәт, - ди ул.
Янәшәдәге кабинетларның берсендә исә авыл китапханәчесе Наил Кәлимуллин каршы ала. Китапханәдә матур әдәбият әсәрләре белән бергә көндәлек матбугат та, Интернет челтәренә тоташтырылган компьютер җиһазлары да бар. Авыл кешеләре биредә үк электрон челтәр аша кирәкле мәгълүматны да ала ала.