Нурлатның иҗтимагый оешмасы район газетасына язылу бүләк итә

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының Нурлат иҗтимагый оешмасы ветераннарга район газетасына язылу бүләк итте.

Нурлатта Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннарының иҗтимагый оешмасы «Район газетасын – туган телдә» акциясенә кушылды һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Чулпаннан Каим Сәмигуллинга, Нурлаттан Александр Лебедевка һәм Антонина Агаповага «Дуслык» һәм «Дружба»га язылу бүләк итте.

Шулай ук иҗтимагый оешма ярдәмендә 2025 елның беренче яртыеллыгында район газетасын тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Мария Максимова һәм үз Ватаны өчен һәлак булган СВО Героеның әбисе Татьяна Смирновага да киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International