Нурлатлы Алексей Палий район массакүләм мәгълүмат чараларының «Нурлат-информ» игълан иткән «Өйдән хәбәрләр» акциясен хуплады һәм якташларына СВО уздыру зонасына гуманитар йөк белән бергә җибәрү өчен, район газетасының 40 данәдән артыгын рус һәм татар телләрендә яздырды.
"Нурлат-информ” барлык теләүчеләрне «Өйдән хәбәрләр» акциясендә катнашырга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, соңгы гуманитар сәфәрдә сугышчыларга район газетасы тутырылган 5 тартма җибәрдек. СВОда катнашучы якташлары сүзләренә караганда, район газетасы белән бергә алар туган җирнең сулышын тойгандай булганар, тылның ничек яшәвен белгәннәр, нурлатлыларның уңышлары өчен сөенүләрен белдерделәр.