Нурлат мәктәпләрендә лидерлар тәрбиялиләр

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Районның 4  педагогы “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Лидерлык нигезләре” белем бирү программасын тормышка ашыру буенча өйрәтү семинарында катнашты. 
- “Лидерлык нигезләре” -  өлкән сыйныф укучыларының шәхси үсешенә юнәлтелгән курс, ул аларның социаль активлыкларын арттырырга, аралашу күнекмәләрен формалаштырырга булыша, - ди мәгълүмати-методик үзәк методисты Эльмира Шагаева. – Бүгенге көндә әлеге курсны район һәм шәһәрнең 20 мәктәбеннән 366 укучы үтә. Быел әлеге программага Егоркино, Фома, Чулпан һәм шәһәрнең 8нче мәктәпләре кушылды, укуларга нәкъ шул мәктәп педагоглары барды да.  
Программа  “Карарлар кабул итү”, “Лидерлык этикасы”, “Халык алдында чыгыш ясау” һәм башка шундый бүлекләрне үз эченә ала, ә дәресләр укучыларда зур кызыксыну уята икән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International