Традицион көзге өмәгә күп кенә кешеләр кушылды.
Октябрьнең җылы торуы район халкын һаман да сөендерә. Моннан файдаланып, Нурлат шәһәренең Кормыш микрорайонында яшәүчеләр 8нче территориаль иҗтимагый үзидарә белән берлектә зират территориясендә чираттагы өмәне оештырды.
Имам Габделхак хәзрәт Шәяхмәтов җитәкчелегендәге чарада катнашучылар үләннәрне, коелган яфракларны җыештырдылар, чүп-чарны җыйдылар, тирә-юньне дә тәртипкә китерделәр.
Мондый акцияләр якыннарыбыз истәлеген сакларга һәм зиратны тәртиптә тотарга ярдәм итә, дип ышана микрорайон халкы.