Дамир Ишкинеев сугышта катнашкан 99 яшьлек Каим Сәмигуллинны өлкәннәр ункөнлегендә котлады

2024 елның 6 октябре, якшәмбе

Ул ветеранга ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, иминлек һәм тынычлык теләде.

Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Чулпан авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин янына барды. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ул Ватан сугышында катнашкан мөхтәрәм ветеранны котлады, тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Каим Сәмигуллович Дамир Азат улына күрсәткән игътибары өчен рәхмәтен белдерде. Өлкәннәр ункөнлегендә ветеран аеруча игътибарга лаек. Олы яшьтә булуына карамастан, ул авыл мәчетенә йөри, район газетасы һәм җирле телевидение аша район яңалыкларын күзәтеп бара.

Каим Сәмигулла улы Сәмигуллин 1925 елда туган. Армиягә 1943 елда алына. Орел-Курск дугасындагы атаклы сугышта катнаша, аннары Брянск фронтының 242нче полкының Карачев укчылар дивизиясендә сугыша. Сентябрьдә Брянск өчен барган сугышларда каты яралана, госпитальдә аның аягын ампутациялиләр. 1944 елда өенә кайта. 99 яшен тутырган ветеран улының гаиләсе белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International