Бүген Нурлат шәһәренең Кооператив урамында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза. Оештыручылар ярминкәне өлкәннәр декадасына багышладылар: сәүдә мәйданчыгында иртәдән бәйрәм рухы хөкем сөрә, район артистлары чыгыш ясый, өлкән буын вәкилләрен аниматорлар котлый, җирле җитештерүчеләр үз продукцияләрен кулай бәядән тәкъдим итә. Ярминкәдә барысын да табарга була: яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ит, балык, казылык һәм сөт ризыклары, ашлык, кайнатмалар һәм башкалар. Ярминкәдә шулай ук агач, куак, чәчәк үсентеләре дә бар. Нурлатлылар билгеләп үткәнчә, ярминкә - кышка азык-төлек туплау яисә үзеңә яисә якыннарыңа бүләк итеп ниндидер кызыклы әйбер табу өчен менә дигән мөмкинлек. Чөнки нәкъ менә ярминкәдә яңа җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең бөтен ассортименты тәкъдим ителә.
Нурлатлыларны Нурлат шәһәренең озын гомер һәм сәламәтлек үзәгенең сәүдә мәйданчыгы аеруча кызыксындырды. Бу үзәк активистлары соңгы вакытта СВОда катнашучылар өчен тактик носилкалар һәм бәйләвечләр ясау белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе кысаларында алар үзләренең хәйрия ярминкәсен оештырды. Моңа кадәр активистлар хәйрия чарасы оештырылуы турында игълан иткән иде, аның кысаларында күп кенә нурлатлылар иртәдән үк сату өчен кайнатмалар, тозланмалар, яшелчәләр, чәчәк үсентеләре, яшелчәләр, кул эшләнмәләре һәм башка бик күп әйберләр алып килгәннәр. Нурлатта яшәүче Екатерина Пилясова да игелекле эшкә үз өлешен кертергә карар кылган. "Өй токмачы әзерләдем, үз бакчамнан сырганак җыйдым. Белдерүне укып чыктым һәм читтә кала алмадым. Хәзер СВОда булган волонтерларга һәм безнең егетләргә ярдәм итәсе килә", - диде ул.
"Тупланган акчага без сугышчылар өчен тактик эшләнмәләр тегү өчен кирәкле материалларны сатып алачакбыз. Ә сатылганнан соң калачак товарларны киләчәктә куллану өчен «Җиңү өчен тәм-томнар» волонтерлык хәрәкәте активистларына тапшырачакбыз», – дип билгеләп үтте озын гомер һәм сәламәтлек Үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.
Иртәдән ярминкәне оештыру белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев танышты. Ул җирле җитештерүчеләр, шулай ук шәһәр халкы белән аралашты, өлкән буын вәкилләре фикере белән кызыксынды.