Нурлатта өлкәннәр ункөнлеге кысаларында спорт фестивале узды

2024 елның 5 октябре, шимбә

Анда 60 яшьтән өлкәнрәк спорт сөючеләр катнашты, өстәл теннисы, кул көрәштерү, ату, шашка һәм шахмат кебек спорт төрләрендә ярыштылар. Ярышларда ирләр дә, хатын-кызлар да көч сынашты.

Тантаналы шартларда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, өлкән яшьтәге спортчыларга сәламләү сүзләре белән Г.С. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе директоры Илсур Нәбиуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре һ. б. мөрәҗәгать итте.

“Шунысы куанычлы, нәкъ менә шушы категориядәге халык арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан – ел арта бара", - дип билгеләп үтте судьялар коллегиясе әгъзасы Әнәс Нәбиуллин.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә иң мөһиме - алар күтәренке рух, бер-берсе белән аралашудан ләззәт алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International