Нурлатта Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

2024 елның 4 октябре, җомга

Чараның рәсми өлеше алдыннан өлкәннәргә чәй табыны оештырылды.

Барлык өлкән буын кешеләрен бәйрәм белән Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Безнең барыбыз өчен дә бу үзенчәлекле бәйрәм, ул җылылык һәм ихласлык, хөрмәт һәм мәхәббәткә корылган. Бу бәйрәм-буыннар бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы символы, - диде Дамир Азат улы, чара кунакларына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең җилкәгездә зур тормыш, белемегез һәм зирәклегегез, тәҗрибәгез бүгенге көндә аеруча мөһим. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз ихтирам уята. Районыбыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүегез өчен сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм. Хөрмәтле ветераннар, сезнең күбегез ирекле башлангычларда якташ сугышчыларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә, сез гуманитар йөкләр җыюда һәм озатуда катнашасыз, окоп шәмнәре ясыйсыз, кием-салым, сугышчылар өчен кирәк-яраклар тегәсез һәм башка бик күп нәрсәләр эшлисез, моның өчен дә сезгә зур рәхмәт».

Дамир Азат улы катнашында бүләкләү тантанасы узды. Төрле тармак ветераннарына күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм һөнәрләренә тугрылыклы булулары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында мәгариф ветераны Рәисә Садретдинова да бар иде. Аның педагогик стажы 30 елдан артык. Лаеклы ялга чыккач та, 8нче мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләвен дәвам итә ул.

"Быел мин мәктәп белән саубуллаштым, әмма үсеп килүче буын белән эшләвемне дәвам итәм, репетиторлык белән шөгыльләнәм. Миңа 71 яшь, мин әле сафта, - дип уртаклашты ул.  Минем мавыгуларым күп. Пешерергә яратам, берничә ел элек минем үзенчәлекле камыр ризыларым һәм тортлар Санкт-Петербургта узган күргәзмәдә гран-при яулады. Шигырьләр укырга яратам, Лариса Рубальская иҗаты бик ошый. Үзем дә иҗат итәм".

Концертка җыелучыларны сәхнәдән Нурлат районы ветераннарының (пенсионерларның) җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Разия Садретдинова да котлады.

Чара Нурлат үзешчәннәре һәм балалар хореография коллективлары башкаруында музыкаль номерлар белән дәвам итте.

Шул ук көнне Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм район Башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында да булдылар. Алар анда яшәүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар, озын гомер һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International