Биредә район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин алдагы утырыш беркетмәсе үтәлеше, шулай ук 2015-2025 елларда районның коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча муниципаль программаны гамәлгә ашыруның барышы турында хисап тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Дәүләтшина административ каршылыкларны киметү һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары турында чыгыш ясады. Өченче мәсьәлә буенча-муниципаль милеккә һәм җир ресурсларына карата коррупцион хокук бозуларны киметү һәм бетерү буенча күрелә торган чаралар турында Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Олеся Титареваны тыңладылар.