Хөрмәтле нурлатлылар!

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Башкарма комитет хәбәр иткәнчә, 2024 елның 4 октябрендә хуҗасыз хайваннарны тоту һәм аулау буенча махсуслаштырылган оешма тарафыннан аулау буенча чаралар үткәреләчәк. Урамда хуҗасыннан башка йөрүче, кешегә һәм башка хайваннарга карата агрессив булган, юл хәрәкәте өчен куркыныч тудыручы, мәгариф оешмалары, медицина учреждениеләре һәм башка җәмәгать урыннары территориясендә йөрүче, төшми торган тамгалары булмаган хайваннар тотыла.

Йорт этләре хуҗаларына мөрәҗәгать итәбез: инцидент чыкмасын өчен этләрне бәйдән ычкындырмагыз, урамга чыгармасагыз иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International