ТР Министрлар Кабинетының 2024 елның 01 октябрендәге 847 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булуына һәм транспорт чаралары белән керүенә 2 октябрьдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.
Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан тиешле чикләүләр кертү, аның гамәлдә булу чоры һәм урман юлларын шлагбаумнар белән ябу турында кисәтү аншлаглары кую эшләре башкарылды.
"Чикләүләр урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле кертелде, - дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. - Шулай ук явым-төшем юк, көзге урман янгыннары куркынычы да зур».
"Хәзерге вакытта янгын куркынычы торышына көчәйтелгән мониторинг алып барыла. Тулаем алганда, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары, шул исәптән резервлары да, урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен тулысынча әзер», – дип өстәде ул.