Әлеге конкурс ил һәм туган як тарихын гаилә тарихы призмасы аша өйрәнү нигезендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатларында үткәрелә. Конкурста физик затлар-гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Конкурста җиңүчеләр өчен өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 50000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
Эшне республика этабына җибәрү сроклары 2024 елның 4 октябре. Конкурсны уздыру турындагы нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «ТР Дәүләт архивы» ДБУ рәсми сайтында урнаштырылган.