Нурлатта яңа ишегалды ачылышы Нурлат районы башлыгы катнашында узды

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Нурлатта «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын ачу сезоны дәвам итә. Чара тантаналы шартларда Совет урамындагы 137нче һәм 139нчы йортларны берләштергән ишегалды ачылды. Республика программасы кысаларында ишегалды танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде: тротуарлар, парковка урыннары, балалар мәйданчыгы, кер киптерү өчен функциональ зона төзелде…

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев бу йортларда яшәүчеләрне ишегалды ачылу белән котлады.

"Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган Программа безнең республикада инде берничә ел дәвамында гамәлдә. Шул вакыт эчендә йөзләрчә йорт ишегаллары үзгәрде. Быел гына да безнең районда 13 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Минемчә, алар бик уңайлы килеп чыкты. Сезне йорт ишегалдының яңаруы белән котлыйм һәм тату һәм шатлыкта яшәвегезне телим. Һәм, әлбәттә, сәламәтлек, гаилә бәхете, баш өстендә күк йөзе һәрчак  тыныч булсын", - диде Дамир Азат улы.

«Престиж» Идарәче компаниясе директоры Елена Сидорова да биредә яшәүчеләргә җылы теләкләр һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Гомумән, ишегалдын ачу бәйрәме бу гына түгел, күрше йортларда яшәүчеләрне дә җыйды. Балалар рәхәтләнеп мастер-классларда, күңел ачу уеннарында катнаштылар, өлкәннәр район үзешчәннәрен алкышлар белән каршы алдылар, барысы бергә кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International