Дамир Ишкинеев интернат-йортта яшәүчеләрне Өлкәннәр көне белән котлады

2024 елның 1 октябре, сишәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев учреждениедә яшәүчеләрне матур бәйрәм белән котлады.

 

"Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре! Сезгә иминлек, озын гомер телим. Киләчәктә дә тормышыгызда уңай атмосфера хөкем сөрсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф телим" - дип җылы теләкләрен җиткерде ул, шулай ук Роберт Газизуллин җитәкчелегендәге интернат-йорт коллективына истәлекле бүләк тапшырды.

Дамир Азат улы учреждениенең элеккеге директоры Евгений Савиновны да туган көне белән котлады.

Бәйрәм чарасы район үзешчәннәренең концерт номерлары һәм чәй табыны белән дәвам итте.

"Бу интернат-йортта мин 10 ел яшим. Аллага шөкер, безне беркайчан да игътибарсыз калдырмыйлар, бәләкәй балаларны караган кебек кайгырталар. Безнең көзне шундый уңайлы, җылы, шатлыклы вакыйгалар белән тулы иткән һәркемгә рәхмәт",-дип уртаклашты тәрбияләнүчеләрнең берсе-90 яшьлек Галиябану Морзаханова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International