Анда Татарстан Республикасыннан да волонтерлар катнаша, барлыгы 17 ирекле ярдәмче. Делегация составында Нурлат шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Галина Терентьева да бар.
Форум сигезенче тапкыр уза. Чара программасында мастер-класслар, нетворкинг-сессия һәм җирле социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре белән танышу. Ул 3 октябрьдә тәмамлана.