Нурлат районына Татарстан мөфтие килде

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Мөфти, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин эш визиты белән Нурлатта булды.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан оештырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашты.

Руханилар белән очрашудан соң ул Кизләү авылында булды. Биредә ул төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларында – 1912 елда төзелгән мәдрәсәдә, хәзер биредә мәктәп эшли, һәм 1910 елда төзелгән мәчеттә булды.

"Кизләү авылындагы мәдрәсәнең күптәнге тарихы бар, заманында биредә танылган татар эшлеклеләре дини белем алган. Бу бина бүген капиталь ремонт таләп итә. Ул Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә, һәм безгә биредә рухи музей ачу өчен бу мәсьәләне хәл итү юлларын табарга кирәк. Бу мәсьәләне әкренләп хәл итәрбез, иганәчеләр эзләрбез, реконструкция һәм торгызу проектын төзербез дип уйлыйм», – диде Дамир Азат улы.

Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Дамир Ишкинеев раритет экспонатлар саклана торган музейда булдылар, кабинетлар буйлап йөрделәр.

Иске мәчет тә капиталь ремонт таләп итә, ул янәшәдә яңа мәчет төзелгәннән соң 2010 елда эшләми башлаган. Бүген мәчет тузган хәлдә, әмма тарихи мирас буларак кыйммәтле, шуңа күрә аны реконструкцияләү мәсьәләсе дә актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International