Нурлат аграр техникумы коллективы республика ярминкәсендә җиңүче булды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Нурлатлылар «Ярминкә урынын иң яхшы бизәү өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

Шимбә көнне Казан шәһәрендә узган «Осталар шәһәре – 2024» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкәсендә Нурлат районы делегациясе составында Нурлат аграр техникумы да үз экспозициясен күрсәтте.

"Нурлат крае - кабак җәннәте" дип аталган экспозиция барлык кунакларның игътибарын җәлеп итте, кабак композицияләре: кешеләр фигуралары һәм әкияти, мультипликацион персонажлар, аерым бизәлгән кабаклар һәм бөтен ишегаллары аеруча кызыксыну уятты.

Кабакларны бизәү өстендә ата-аналары белән студентлар да, хезмәткәрләре белән бергә техникум администрациясе дә хезмәт куйган. Уртак тырышлык жюриның югары бәясен алды: Нурлат аграр техникумы «Ярминкә урынын иң яхшы бизәү» номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International