Бүген Казанда «Казан» Агросәнәгать паркы базасында «Осталар шәһәре - 2024» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм декоратив-гамәли сәнгать ярминкәсе уза.
Анда Татарстанның муниципаль районнары һәм мәгариф оешмалары катнаша.
Нурлат районының экспозиция мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды.