Яңартылган ишегалды ачылуы өч күпфатирлы йортта яшәүчеләр өчен бәйрәм булды.
Әлеге бәйрәм Нурлат шәһәренең Карл Маркс урамындагы 1 һәм 9А йортларны һәм Сәлимҗанов урамындагы 13 йортны берләштергән тагын бер ишегалдына килде. Монда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында капиталь ремонттан соң тантаналы ачылыш булды.
Шәһәр халкын бәйрәм белән Нурлат муниципаль районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров котлады. Бу йортларда яшәүчеләр өчен ишегалдын төзекләндерү күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә төрле яшьтәге балалар өчен заманча уен җиһазлары, уңайлы эскәмияләр, кер һәм келәм киптергечләр барлыкка килде, яктырткычлар куелды, йорт алдында да, гаражлар алдында да асфальт түшәмәләр тулысынча алыштырылды, ә йортларны тротуар юллары үзара тоташтырды.…
"Мин - бу йортта беренче яшәүчеләрнең берсе. Монда инде 50 ел яшим. Шушы еллар эчендә бу беренче шундый ремонт. Моңа кадәр нормаль керү юллары юк иде, ата-аналар үз балалары өчен куркалар иде, чөнки бик караңгы иде. Ә хәзер барысы да үзгәрде. Бу йортта тагын 20 ел булса да яшисе иде. Хәтта яннан узып баручы кешеләр дә мондый үзгәрешләргә гаҗәпләнәләр. Республика программасына, шулай ук төзүчеләргә рәхмәт, алар берничә ай эчендә безнең ишегалдыбызны шундый заманча хәлгә китерделәр", - диде Карл Маркс урамындагы 9А йортында яшәүче Нурзидә Мусина.
Ишегалды ачылышына төрле яшьтәге кешеләр җыелган иде – өлкәннәр район артистлары башкаруында концерт номерлары тыңладылар, күңелле музыкага биеделәр, балалар мастер-классларда, хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.
Барысы бергә өстәл артында кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйландылар.
"Торак. Нурлат шәһәре” оешмасы директоры Лариса Фадеева билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» республика программасы быел 4 ишегалдын һәм алар карамагындагы 7 йортны үз эченә ала.