«Полимер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры СВОда катнашучыларның әти-әниләренә 10 данә газета яздырды.
Нурлатта «Район газетасын – туган телдә» дигән традицион акция дәвам итә. Шушы көннәрдә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев СВОда катнашучыларның өч гаиләсенә «Дуслык», «Дружба» һәм «Туслах» газеталарын яздырды.
Дамир Азат улының инициативасын «Полимер» оешмасы директоры Руслан Хәсәнҗанов та хуплады. Аның финанс ярдәме белән Нурлат шәһәрендә, шулай ук районның Зирекле, Биккол, Урта Чаллы, Кизләү авылларында яшәүче якташларыбызның гаиләләренә газетага язылуны бүләк итте. Аларга киләсе яртыеллыкта район газетасы почта адреслары буенча киләчәк.
"Руслан Ильясовичка шундый кирәкле бүләк өчен рәхмәт. Яраткан газетабызның һәр санын түземсезлек белән көтеп алабыз, чөнки анда район тормышы турында гына түгел, бу көннәрдә Ватанны саклаучы балаларыбыз, ирләребез турында да кызыклы материаллар күп», – диделәр язылучылар.