Бүген Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында катнашты.
Чара Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында узды. Анда 670ләп кеше катнашты: депутатлар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре чакырылды.